29 августа, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Бөгелмә шәһәренең 11 яшь гражданына Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.
Паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең өлкән инспекторы Мария Андреевна Боброва тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко балаларны гражданинның шәхесен таныклаучы төп документ алу белән җылы котлады һәм Россия гражданины исемен үз өстенә алган яшүсмерләрнең укудагы, хезмәттәге, спорттагы, иҗаттагы уңышлары белән үз илләрен үстерүгә өлеш кертәчәкләрен, Россия һәм республикабызның абруен күтәрүләрен һәм аның данлыклы исеменә тап төшермиячәкләренә ышаныч белдерде.