Җәй-туйларның популяр чоры. Бу вакытта яшьләр үзләрен бөтен матурлыкта күрсәтә ала. Күпләр туйны җәй көне уйнау бик уңайлы дип саный. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 елның җәйге чорында 218 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде.
Иң яшь кәләшкә 17 яшь, ә кияүгә 18, иң олы кияүгә – 67 яшь, ә кәләшкә-66 яшь. 2019 ел башыннан Лениногорск районында барлыгы 326 пар үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәгән.