Менә күптән көтелгән җәй дә үтеп китте, нәтиҗәләр ясарга вакыт! Бала туу-һәр гаилә өчен бәхет! 2019 елның августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 53 сабый тууы теркәлде.
Аларның 28е-ир бала һәм 25е-кыз, шул исәптән 2се-игезәкләр. Җәйге өч айда Лениногорск районында 199 бала туган. Шуларның 108 малай һәм 91 кыз, шул исәптән 5 пар игезәк. Ата-аналар балаларына еш кына Мостафа һәм Мелисс кебек экзотик исемнәр бирә. Кәрим һәм София кебек исемнәр дә үзләренең популярлыгын югалтмый.