Татарстан Республикасы һәм Әлмәт шәһәре көненә әзерлек кысаларында район башкарма комитетының ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашып, Никахлашу сарае территориясен чистарттылар.
Уртак хезмәт белән чүп-чар, коры яфракларны җыештыру буенча зур эш башкарылды. Белгечләр бердәм эшкә алынып тиз арада тәртип урнаштырдылар. Яхшы кәеф, дәрт һәм шатлык – нәтиҗәле эшнең төп өлеше.
Шәһәребезнең чисталыгы – безнең кулларда!