2019 елның 27 августында Буа районы ГХАТ бүлегендә 200-нчы нарасый бала теркәлде. Бәләкәч 21 август көнне Яшел Үзән шәһәрендә беренче авызын салды. Бәхетле әти-әниләр Далер исеме куштылар. “Далер” исеме төрек-таҗик теленнән алынган – кою, үткел, акыллы дигән мәгънәгә ия. Мәглүматларга килгәндә, август аенда 26 яңа туган бала төркәлде, алардан 15 – ир-егет, 11 - кыз бала. Ә ел башыннан 201 –яңа туучы: 101 – ир егет, 100 кызлар, Һәм 1 пар игезәк.