27 август көнне Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында алтын юбилярларны котлау, шулай ук «Кукмара муниципаль районында Гаилә-никах мөнәсәбәтләре үзенчәлекләре» темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарага зур гаилә стажы булган гаиләләр, шулай ук берничә көн элек кенә никахларын теркәгән парлар чакырылган иде.
Юбиляр парлар түгәрәк өстәл эшендә актив катнаштылар һәм үзләренең гаилә иминлеге серләре белән уртаклаштылар. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А. Ратникова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы С. Д. Димитриев җылы котладылар. Чарада катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.