Татарстан Дуслык йорты Ассамблеясе артистлары Теләчедә чыгыш ясады

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

24 август көнне Республика көне уңаеннан Теләче район узәк ял паркында бәйрәм чаралары булып үтте. «Туган ягым - гөлләр иле» дип исемләнгән бәйрәм концерты, «Татарстан голлэр иле- мин дэ шунын бер голе», Республика коне унаеннан ТАССР нын 100 еллыгына багышлап оештырылган кургэзмэлэр оештырылды. Әлеге чарада казан кунагы, «Татарстан халыклары Дуслык Йорты» директоры Шәрипов Ирек Илдус улы катнашты. Район халкын бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.

Бу көнне Теләче муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ике гаилә никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Бүлек җитәкчесе Әнисә Тимерханова гаиләләрне котлап беренче гаилә документы язылышу турындагы таныклык, «Гаилә сәхифәләре» мәгълумати кулланма тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International