Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә игезәкләр туу теркәү

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 27 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Сафиуллиннар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.

21.08.2019 елда менә дигән сабыйлар дөньяга килде. Ике искиткеч улга әти-әниләре Әмир һәм Алим исемле матур исем куштылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы әти-әниләргә туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты имзалаган котлау папкалары тапшырды. Шулай ук балаларны тәрбияләүдә төп мәктәп булып ире һәм хатыны – әтисе һәм әнисе арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр булуын, балаларның нык һәм тату гаиләләрендә кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International