Азнакай районында «Пар канатлар» клубы каршындагы чираттагы очрашу

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Азнакай районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге каршындагы «Пар канатлар» клубы чираттагы тапкыр үзенең икенче яртысын эзләүчеләрне җыйды. Бу кешеләр белән эшләү инде алты ел дәвам итә. Беренче тапкыр клубка барганда теләгән кеше анкеталарын тутыра, читтән торып кандидатуралар белән таныша, клуб утырышларына йөри.

Бу юлы очрашу табигатьтә узды. Беркем дә табигатьнең матурлыгына, бер-берсе белән җылы аралашуга битараф калмады: клуб әгъзалары зур теләк белән музыкаль номерларда катнаштылар, шулай ук рәхәтләнеп кичке аш ашадылар, үлән чәе эчтеләр. Ир-атлар арасында хатын-кызлар яртысына розалар бүләк итү дулкынландыргыч мизгел булды.

Мондый чаралар, үзләренең икенче яртысын таба алсын өчен, бер-берсен якыннанрак белә алсын өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International