Азнакай районында Яшь гаиләләрне хөрмәтләү

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы көне алдыннан Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев Раил һәм Айгөл Сәмигуллиннарны никахлашулары белән котлады. Бу пар Азнакай шәһәрендә йөз алтмыш беренче пар булды. Район башлыгы исеменнән котлап, аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде, котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 Бу котлауларга хезмәт коллективлары вәкилләре, шулай ук яшьләрнең туганнары һәм якыннары да кушылды. Азнакай районында яшь парларны хөрмәтләү традициясе инде сигез елдан артык дәвам итә.

Яшьләр, үз чиратларында, аларга күрсәтелгән хөрмәт өчен барысына да рәхмәт белдерделәр һәм туган җиребездә яшәячәк һәм эшләячәкләренә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International