Акбаш авылыннан Румия Ахунова һәм Илдар Закиров, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булырга дип бер-берсенә ант итеп, алтын балдаклар алышты.
Аларны бу шатлыклы һәм бәхетле көннәре белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова тәбрик итте. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район бүлегенең яңа кавышкан гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшыруы күркәм традициягә әйләнде. Оешма әгъзасе Ләйсән Сайфетдинова яшьләргә гаилә кыйммәтләрен, татар халык йолаларын саклауларын теләде. Тантанада яшь кияү белән кәләшкә әти-әниләре, туганнары чын мәхәббәт хисе тоеп, гомерләренең алтын көзенә кадәр яшәүләрен теләде. Мәхәббәт булган нигездә тугрылык, сафлык, гаделлек була һәм бәхетле балалар туа.