Күп кенә яшь парлар туй сынамышларына ышаналар, шуңа күрә тантананың матур датасына зур әһәмият бирәләр. 19.07.19 көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 48 пар бер-берсенә тугрылык өчен ант бирделәр. Алар арасында яшь гаилә Мәгъфуровлар Марсель һәм Айгөл дә бар.
Яшь парларга озын гомер телибез!