2019 нчы елның 5 нче июль көнендə Түбəн Кама шəһəрендə ГХАТ Идарəсе ярдəмендə оештырылган #СемьяНижнекамск хэштегы астында үтə торган Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган яңа видеопроект башланып китте.
Проектның һəр сигез чыгышында Түбəн Кама шəһəренең таныклы кешелəре бəхетле гаилə тормышы серлəре белəн бүлештелəр. Видео язмалар кызыклы, тулаем булып чыктылар, проектта катнашучылар һəм барлык шəһəрдəшлəребез күңелендə уңай тəэсир калдырдылар.