«Бер ромашка, ике ромашка…» - менә шундый девиз астында «Зәңгәркүл» балалар сәламәтләндерү лагерендә күңел ачу чарасы үтте. ГХАТ хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме кысасында ял итүче балаларга күңелле, мәгълүмати уеннар үткəрделəр.
Балалар нəрсə ул ГХАТ, нигə анны Язылышу сарае дип йөртəлəр, һəр бала нинди хокукларга ия кебек сорауларга җавап таптылар, ребуслар чиштелəр һəм «Шалкан» əкиятен уйнап күрсəттелəр. Иң кызыклы өлешлəрнең берсе «Ромашка, ромашка җавап бир…» эстафетасы булды. Аның барышында балалар, кулларына ромашка чəчəге тотып, хезмəткəрлəрнең четерекле сорауларына җавап бирделəр. Әлеге чара «Ромашка аланы» дип исемлəнгəн бəйге белəн тəмамланды. Тəкъдим ителгəн хəр ефлəр ярдəмендə балалар тормыш табулган иң мөһим сүзлəрне җыйдылар.