Баулы районы Кызыл Яр авылында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы вакытында Шамил Төхвәтшә улы һәм Зинфира Кашап кызы «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Дәүләтшиннар гаиләсе 66 ел бәхетле никахта тора.
Шамил Төхвәтшә улы Баулы районының Кызыл Яр авылында күп балалы гаиләдә туа. Зинфира Кашап кызы шушы ук авылда туып үскән. Дәүләтшиннарның балачак һәм яшьлек еллары авыр ачлык һәм сугыштан соңгы салкын елларда үтте. Аларның биографиясе туган авыл белән бәйле. Гаилә башлыгы гомер буе «Ленин юлы» колхозында терлекче булып эшләгән, ә Зинфира Кашап кызы алдынгы сыер савучы булган.
Шамил Төхвәтшә улы һәм Зинфира Кашап кызы тыл хезмәтчәннәре булып торалар. Балаларны намуслы тәрбияләгән өчен күп балалы ана Зинфира Кашап кызы «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнгән.
Мәхәббәт, тугрылык һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләдә уңышлы, тәртипле балалар үскән. Бүген Дәүләтшиннар үзләренең 5 баласы гына түгел, ә 11 оныклары һәм 13 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Район башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе С. Т. Мөрсәлимова тантана сәбәпчеләрен җылы котладылар һәм «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медален тапшырдылар.