Әтнә районында Габдулла Тукай исемендәге театр бинасында 8 июль көнне гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара узды. Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Зиннәтовлар гаиләсенә тапшырылды. Зиннәтов Мингазиз улы һәм Зәмзәмия Хашим кызы 51 ел бергә тату гаилә булып яшиләр. Алар барлык кешеләргә дә үрнәк булып торалар. Медаль тапшыру белән Зиннәтовларны Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, авыл җирлеге хезмәткәрләре, дуслары, туганнары котладылар. Чара концерт номерлары белән алып барылды. Зиннәтовларлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.