«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә куелган иҗтимагый бүләк булып тора. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале турындагы Нигезләмә буенча, 25 ел элек никахларын теркәгән, тормышларын үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корган, халык арасында гаилә учакларының ныклыгы белән дан казанган, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүгә ирешкән Россия гражданнары бүләкләнә.
2019 елның 8 июлендә, Халыкара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кайбыч районында Шәмсетдин Гыйльметдин улы һәм Миңнисә Сәйфетдин кызы Шәмсетдиновлар гаиләсен " Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр. Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр: дүрт кыз һәм ике ул, хәзер аларны ундүрт онык һәм дүрт оныкчык сөендерә. Бүләкне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.