Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йөртында гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. 60ел бергә гомер итүче Халиловлар гаиләсенә ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе көчле алкышлар астында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчке! Медален тапшырдылар. Юбилярларны “Алга” колхозы рәисе Т.Р.Хамматов, туганнары, күршеләре җылы котлады.