Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә исем кушу тантанасы үтте

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елның 5 июлендә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Юлия һәм Валерий Мельниковлар гаиләсендә кызларына исем кушу тантанасы узды. Бәхетле ата – аналар кызларына Анастасия исемен куштылар.

Истәлекле вакыйга уңаеннан, Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Котлау хатын тапшырдылар. Гаиләгә бәхзет, иминлек һәм кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International