2019 елның 5 июлендә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» алдыннан Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә «Берёзка» балалар бакчасында чара үткәрделәр.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе тарихы турында танып-белү сәгате үткәрелде.
Аннан соң Лаеш муниципаль районы “Алтын көз“ үзәге белгечләре балаларга һәм тәрбиячеләргә бу бәйрәмнең төп символы – ромашка сурәтләнгән тәбрикләү открыткалары ясау буенча осталык сәгате күрсәттеләр.
Чара азагында балалар үз теләкләрен теләп күккә төрле төстәге шарлар очыра алдылар.