Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 200нче пар теркәлде

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

4 июль көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 200нче никах теркәү акты теркәлде.

Майя һәм Раушан Авзаловлар ГХАТ бүлегендә үзләренең никахларын теркәүче юбилей пары булдылар.  Яшь парлар өчен юбилейлы номерлы никах таныклыгы алу күңелле сюрприз булды.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парны законлы никахлары белән җылы һәм чын күңелдән котладылар, зур мәхәббәт, бәхет, гаилә иминлеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International