Никахлашу сараенда Экскурсия

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Лениногорск шәһәренең 8 нче территориаль иҗтимагый Советы каршындагы «Болытлар» лагере укучылары булып китте.

Балаларга ЗАГС - шатлык һәм бары тик туйлар гына уза торган урын дип күз алдына килгә торган булса, бу көнне алар ГХАТ бүлеге белгечләре ярдәме белән экскурсия хокукый мәгълүмат сәгатенә әверелде, уңайлы, файдалы, тормыш мисалларына, саннарга бай булды, архив материаллары белән таныштылар. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архив ничек формалашуын белделәр.

Очрашу ахырында балалар өчен кияү һәм кәләш бүлмәләре ишекләрен ачты, анда яшь парларны тантананың кагыйдәләре белән танышулары турында әйтелде. Мәктәп укучылары ГХАТ бүлегенең тантаналар залында күп еллар законлы никахта яшәгән юбилярларны хөрмәтләү, исем кушу бәйрәмнәре, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көннәре үткәрелүен белделәр. Балалар шулай ук Лениногорск шәһәре фотографларының фотокүргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International