Илшат Ринат улы һәм Зөһрә Айрат кызы Харисовлар никахлары Азнакай районы ГХАТ бүлегендә 100 нче булып теркәлде. Алар Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов исеменнән әлеге истәлекле көн уңаеннан котлаулар кабул итүгә лаек булдылар. Традиция буенча яшьләргә район башлыгының Котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары аның котлауларына кушылды һәм яңа гаилә тормышына аяк басучыларга теләкләрен җиткерделәр. Яшьләр, үз чиратларында, күрсәтелгән хөрмәт өчен барысына да рәхмәт әйттеләр һәм район җитәкчелегенең, шулай ук якыннарының ышанычын акларбыз, дип вәгъдә иттеләр.