Баулы ГХАТ бүлегендә 2019 елның 6 ае нәтиҗәләре

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 24 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 12 – малайлар, 12 – кызлар. 5 бала гаиләдә беренче булып, 14 – икенче, 5- өченче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, июнь аенда Әмир, Артём, Тамерлан, Сәфинә, Самирә, Аделина, Диана, Надир, Марк, Эмилия, Имилия, Хәҗәр, Ариана, Лея, Никита, Иллария, Ансель, Венер, Эльдар, Арслан, Сергей, Динар, Дина, Сабина дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 17 яшь, иң яшь әтигә 19 яшь, иң өлкән анага 39 һәм  иң өлкән әтигә  38 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 20 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 20, ә иң яшь кияүгә 23 яшь, иң олы кияүгә – 62, ә кәләшкә – 71 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International