2019 нчы елның 28 нче июнь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Гаилə альбомы битлəрендə» дип исемлəнгəн генеалогик эзлəнүлəр бəйгесенə нəтиҗə ясалды. Бəйге Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көне кыссасында үткəрелде.

2019 елның 28 июне, җомга

2019 нчы елның 28 нче июнь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Гаилə альбомы битлəрендə» дип исемлəнгəн генеалогик эзлəнүлəр бəйгесенə нəтиҗə ясалды. Бəйге Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көне кыссасында үткəрелде.

Катнашучыларның 36 эзлəнү эшлəре (алар арасында 4 туган телдə) өч номинация буенча бəялəнде: «Гаилə елъязмасы», «Безнең нəсел», «Гаилə хəзинəсе». Һəрбер эш кызыклы, тулаем һəм авторның үзенчəлекле фикере белəн аерылып торды.

Мисал өчен, Кызыл чишмə мəктəбе укучысы Терешина Влада үз гаилə хəзинəсе – 100 еллык тарихы булган милли керəшен хатын-кыз өс киеме турында сөйлəп үтте. 28 нче мəктəп укучысы Бурганова Дилия берничə буынны спорт берлəштергəн гаилəсе турында сөйлəп үтте. 19 нчы мəктəп укучысы Нуриахметова Лилия алты буынны шәҗәрә агачынды ясап күрсəтте.

Жюри фикер йөрткəннəн соң алты эзлəнү эше җиңүче исеменə исеменə лаек була. Үзенчəлекле эшлəр мактау грамоталары белəн билгелəнеп үтəчəклəр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International