Агымдагы елның 29 июне көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә Мария Степановна һәм Петр Васильевич Луневлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Алар икесе дә Бөгелмә районының Ефановка авылында туып-үсәләр, Петр Васильевич армиядән кайткач, бер-берсенә игътибар итәләр. Егеткә тыйнак, аңа эчкерсезлек белән җавап бирүче кыз бик ошый. Петр Васильевич Марияга тәкъдим ясый, Луневлар гаиләсе шулай дөньяга килә. Туйдан соң яшьләр Петр Васильевичлар йортында – әти-әниләре белән бергә яшиләр, шунда ук балалары – Светлана һәм Сергей дөньяга килә. Алар зур һәм тату гаиләдә яшиләр. Беркайчан да ачуланышмыйлар, өлкән буынны хөрмәт итәләр, бар эшне дә бергәләп эшлиләр, озакка аерылышмыйлар.
Хәзер Мария Степановна һәм Петр Васильевич лаеклы ялда. Петр Васильевич умартачылык белән шөгыльләнә. Мария Степановна яраткан һәм яратучы хатын, әни һәм әби. Гаиләдә өч оныклары бар. Ул – кунакчыл, кайгыртучан, өстәлдән бервакытта да тәмле ризыклар өзелми. Петр Васильевич гаилә тәртибен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, хуш исле балсыз бер чәй эчү дә узмый.
Тантаналы чарада юбилярлар адресына туганнары, балалары һәм оныклары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде. ГХАТ бүлеге белгечләре Мария Степановнага һәм Петр Васильевичка ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләделәр, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Традиция буенча алтын юбилярлар Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабында үз имзаларын калдырдылар.