2017 елның 2 октябрендә никахлашу Сараенда Түбән Кама Агросәнәгать колледжы беренче курс студентлары өчен, чираттагы “Гаилә” дәресе узды.
Педагог-семьевед Галия Ибраһимова әңгәмәдәшләре белән "Низаглар" темасы буенча сөйләште. Соңгы 100 ел эчендә зур социаль үзгәрешләр, технологияләр үсеше һәм фәнни-техник прогресс булды. Шуның белән бәйле, күп яңа таләпләр дә барлыкка килә – нәрсәгә өйрәтергә, ничек дөрес дәваларга, ничек тәрбияләргә.
Укытучы катнашучыларга уеннар ярдәмендә "Ни өчен яшүсмерләр әти-әниләре белән уртак тел таба алмый?" сорауына җавап бирергә тәкъдим итте. Парларга бүленеп, студентлар проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Укытучыдан алынган мәгълүматләр нигезендә, укучылар нәтиҗәләр ясадылар.