Намуслы хезмәтегез, фидакарьлегегез өчен рәхмәт

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне һәм декадасы уңаеннан районның барлык авылларында, оешма-предприятиеләрдә бәйрәм чаралары үткәрелде. 

Күп коллективлар өлкән яшьтәге хезмәттәшләрен очрашуларга, чәй мәҗлесләренә чакырылды, күчтәнәчләр белән сөендерелде. Әлеге чараларның шактыенда район башлыгы Александр Никошин, Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та катнаштылар, өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр. Түбән Әлки урта мәктәбенең актлар залында өлкәннәрне район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-биюләр белән каршы алдылар, бик матур концерт күрсәттеләр. Аннан олы яшьтәге кунакларга котлау сүзе белән Александр Никошин мөрәҗәгать итте. Республика җитәкчелеге вәкиле  Фәрит Хәйретдинов та өлкәннәргә җылы теләкләрен юллады. Базарлы Матак урта мәктәбендә оештырылган бәйрәмгә дә районның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан, Һәм хәзерге вакытта да эшләүчы хөрмәтле өлкәннәребез чакырылган иде. Бу бәйрәмдә ГХАТ бүлегеннән Рузалия Сафина катнашты. Һәр авылда өлкәннәр бәйрәм өстәлләре артында сөйләшеп-аралашып утырдылар, яшьлек елларын, авырлыкларны һәм күңелле вакыйгаларны  искә алдылар. Өлкәннәр һәм ветераннар матур бәйрәм тантаналары, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен җитәкчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International