Балтачта “Өлкәннәр көне”н һәр елны истә калырлык, һәрбер пенсионер хөрмәт-игътибарны тоярлык итеп уздырырга тырышалар. Бу шулай булырга тиеш тә. Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкате нәкъ менә алар җилкәсенә төшкән. Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән. Әлеге сафларга яңарак кына кушылганнарның да район өчен башкарган хезмәтләре олы мактауга лаек.
Бу көннәрдә районыбызда өлкән буын вәкилләрен олылау, аларда бәйрәм рухын, күтәренкелекне арттыру нияте белән күптөрле чаралар уза. Авылларда өлкәннәр концерт карап, аралашып, бергәләп мул табыннар артында очраша. Район үзәгендә исә, бүген “Йөрәкләрнең әле уты бар” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.
Бүгенге тантаналы чарага районыбызда гомер итүче орден һәм медальләргә лаек булган мәртәбәле исемнәргә лаек булган райондашларыбыз чакырулы иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тантана ачып җибәреп, өлкән яшьтәге балтачлыларга куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, ихлас котлауларын ирештерде.
Үзләренең гомер бәйрәмнәрен алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлы өлкәннәребез район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләре кабул итеп алды. Шулай ук нәкъ бүген 90 яшьлек юбилеен каршылаучы Карадуганнан Наилә апа Җиһангирова хөрмәтенә дә тәбрикләү сүзләре яңгырады.