Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын тәбрикләү кичәсе узды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

             Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән  ветераннар – Дания Минһаҗ кызы Мухаметшина  һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина да бар иде.

     Район башлыгы Анатолий Иванов ветераннарны чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде.

             Мамадыш районының ГХАТ бүлеге начальнигы Әхмәтшина Фәния Салихҗан кызы шулау ук бәйрәм белән котлап ГХАТ бүлегеннән буләкләр тапшырды. Бәйрәмгә килә алмаган ветераннар ойләрендә котланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International