Түбән Кама районында яхшылык һәм хөрмәт көне

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

     1 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чаралар үтте.

     Атна дәвамында авыл яшьләр клублары өлкән һәм ялгыз булган авылдашларына адреслы ярдәм күрсәттеләр. Йорт җыештыру һәм ишек алларын тәртипкә салу сыман ярдәм, өлкән халыкның күңеленә бик хуш килде.

     Кармалы, Сухрау, Иске Чишмә, Ширәмәт, Прости, Сасна һәм Каенлы авыл җирлекләре мәдәният йортларында ветераннарны, йөзьяшәрләрне һәм юбилярларны котлау тантаналары үткәрелде. Бәйрәм барышында иҗади һәм бию коллективлары катнашында концерт программасы узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International