95 яшь

2017 елның 16 сентябре, шимбә

Шурада гомер итүче Хәкимов Әхмәтвәли абый үзенең бүгенге көндәге яшәешен әнә шундый олы бүләк итеп кабул итә. Тормыш артыгы белән сынаса да, сыгылып төшмичә нык басып калырга Аллаһ көч биргән, ярдәм иткән аңа. Гаилә коргач хатыны белән 10 ел гына яшәп кала. Авырудан хатыны үлеп киткәндә дүрт бала белән кала. Төпчегенә 6 ай гына Икенче хатынга өйләнә, анысы белән дә 10 ел гына тигез гомер итү насыйп була. Бу никахтан туган балаларын да, ятим калдырып ул да үлеп китә. Тагын бер төпчек 6 айлык булып кала… Язмышның усал шаяруымы бу? Өченче талпынуында Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламый — быел бергә тормыш итү башлауларына 48 ел тулган.

Әхмәтвәли абыйны 95 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга туганнары, якыннары җыелышкан. “Өй тулы кеше, кырыктан артык идек кичә”, — дип каршы алды алар районнан килгән кунакларны. Юбилярны бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Любовь Осина РФ Президентының һәм район башлыгының котлау хатын, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International