Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә тәрбиясе әлифбасының” беренче дәресе

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

       2017 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында яңа уку елында беренче тапкыр, 10 нчы һәм 31 нче урта белем бирү мәктәпләренең  укучылары өчен, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды.

      ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова укучыларга Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары тарихы турында сөйләде. Быел Рәсәй  ГХАТ Идарәсе органнары 100 еллык юбилейларын билгеләп үтүләрен дә искәртеп китте.

     Дәрес барышында укучылар акт китапларының күпгасырлар кайда сакланганын белделәр, гаилә законнары темасы буенча актив бәхәсләштеләр, төп гаилә кыйммәтләре турында кызыклы кроссвордлар чиштеләр.

     Билгеләп үтик, “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты -  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International