Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә бик матур пар Тимур белән Аделинаның никахын рәсмиләштерү тантанасы узды. Бергҗ тормыш башлауга ризалыгын белдерү алдыннан Аделина Тимурга көтелмәгән сюрприз бүләк итте – мәхәббәт сүзләрен ул музыкаль композиция аркылы җиткерде. Гадәти булмаган тантана туганнар, якыннар һәм дуслар арасында узды.