Менделеевск районыннан Евдокия Сергей кызы Мурина 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте

2017 елның 1 августы, сишәмбе

1 августта тыл хезмәтчәненә, бик яхшы хатынга, Евдокия Сергей кызы Муринага 90 яшь тулды. Евдокия Сергей кызы hәм тормыш иптәше Константин Дмитрий улы Мурин (районда танылган кеше) алты балага -  Раиса, Геннадий, Любовь, Дмитрий, Юрий, Тамарага тормыш бирделәр. Аны озелеп ярата торган  10 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.

− Әти һәрвакыт эштә иде, − дип сөйли кызы Тамара. – Барлык алты баланы  әни тәрбияләде, гаилә учагын ул төзекләндерде. Әтиебез,  аның белән әни 71 ел мәхәббәт һәм татулыкта гомер иткән, узган елның көзендә вафат булды. Мурина Е. С. туган һәм үскән  Удмуртия Республикасы  Грахов районының Порым авылында. Еш кына балачак һәм яшүсмер елларын искә ала, алар сугыш һәм сугыштан соңгы вакытка туры килделәр.

Сугыштан соң Мурина Е. С. кияүгә чыгып ире ягына Татарстанга күченеп яшәргә китте. 15 ел Л. Я. Карпов исемендәге химия заводында эшләп чыкты. Евдокия апаның булган барлык бүләкләр арасында Муриннар гаиләсендә " Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале аерым урын алып тора. Юбилярны администрациясе вәкилләре  котладылар: башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Константин Макаров, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, алар ветеранга Рәссәй Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән ачык хат, район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән котлау телеграммасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International