«Мисс Менделеевск-2017» конкурсының иң төп матурлык һәм талантлылык титулына Анастасия Темная лаек булды

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

20 нче июльдә С. Гассар исемендәге мәдәният йортында «Мисс Менделеевск-2017» конкурсының финалы узды. Анда иң матур һәм иң сәләтле 8 кыз катнашты. Катнашучыларның матурлыгына һәм уңганлыгына мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ләйсән Латыпова, Тихоново авыл җирлеге депутаты, кеше хокуклары буенча җәмәгатьчелек вәкиле Марат Зарипов, 8 нче балалар бакчасы мөдире, 1998 нче елда Мисс Менделеевск исеме яулаган Гөлнара Гудовская,бокс буенча тренер, парикмахер Марсель Шафиков, 7 нче балар бакчасының музыкаль җитәкчесе, 1995 нче елда Мисс Менделеевск исеме яулаган Екатерина Задоркина, Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Абрамова, Яр Чаллы шәһәренең O.G.A models агентлыгы җитәкчесе 2012 не елда Мисс Татарстан исемен яулаган Ольга Гайдабура, Казан шәһәренең "MT models" модельләр агентлыгы җитәкчесе Ирина Николаевадан торган жюри бәя бирде. «Мисс Менделеевск – 2017» конкурсын бәяләүче  жюринең  рәисе - "Мисс Татарстан" җәмәгатьчелек оешмасы президенты Изольда Генриевна Сахарова булды. Конкурс ике этапта узды. Башта, 17 нче июнь көнне  кастинг уздырылды һәм финалга Менделеевск шәһәренең   иң  чыдам, үз-үзләренә нык ышанган, сәләтле һәм иң матур кызлары гына чыкты.   Чара кызларның  гади күлмәкләрдән  сәхнәгә матур итеп атлап чыгуларыннан башланып китте.  Конкурсның «визитка» дип аталган өлешендә кызлар үзләре  һәм үзләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр. Иҗади конкурста алар тамашачыларны һәм жюри членнарын, менделеевск кызларының  күпкырлы талантка ия  булуларын раслап,  шаккатырдылар. Алдагы сынауда конкурста катнашучылар  шәһәр тарихы турындагы сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Кичә кызларның затлы кичке күлмәкләрдән  сәхнәгә чыгулары белән тәмамланды.

«Мисс Менделеевск - 2017» титулын Анастасия Темная яулады. “ Конкурс финалы миндә бик күп хисләр тудырды. Әлбәттә, бәхет һәм шатлык хисләре барысыннан да күбрәк. Хәзер  миңа «Мисс Татарстан-2018» конкурсының финалына әзерләнергә кирәк, чөнки миңа анда   үзебезнең шәһәрне күрсәтү мөмкинлеге туды. Ә бу – минем өчен бик   мөһим һәм әһәмиятле. Мин үземә бирелгән бурычны  лаеклы башкару өчен бөтен көчемне куячакмын  ,”- диде  Анастасия. Беренче вице–мисс итеп Айгөл Габизинова, икенче вице–мисс итеп Лилия Ибәтуллина билгеләнде.  Тамашачы симпатиясе призына Ксения Тарасова лаек булды.  Аннан башка жюри тагын «Мисс Интеллект»  итеп Ксения Тарасованы, «Мисс Талант»  итеп Евгения Понькинаны, «Мисс грация» итеп Анастасия Кузнецованы , «Мисс очарование» итеп Оксана Шалаумованы, «Мисс фото»  итеп  Ләйсән Юсупованы сайлады. Кызларга чараны оештыруга ярдәм итүчеләр бүләкләр тапшырдылар. Аларның һәрберсе тамашачылардан көчле алкышлар һәм “Чәчәкләр оҗмахы” флористика студиясеннән зиннәтле чәчәк бәйләмнәре кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International