Буа районы ЗАГС бүлегендә 2017 нче елның 21 июль көнендә 200-нчы баланың очрагын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр Маликов Рәшит һәм Әлфия – Сафия Рәшит кызы исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь парны 1 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диде ул.