Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 424 сабый теркәлде: 221 малай һәм 203 кыз.

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Иң кечкенә бала 960, ә иң зуры – 5400 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 43 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр : Ева, Лейла, Ярослав, Амина, Ислам, Милана, Екатерина, Максим, Ясмина; иң сирәк исемнәр: Мелисса, Рамзан, Демьян, Лукьян, Авелина, Зифа, Дженнат, Сельвина, Инсария, Прохор.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 379 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь кияүгә 19 ел, каләшкә – 19,  иң олы кияүгә – 65, каләшкә – 60 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International