2017 елның 17 июленнән Мәскәүдә ГХАТ органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен, ФГИС «ЕГР ЗАГС» яңа эш программасына өйрәнү буенча, дәресләр узды.
Татарстан Республикасы уку төркеме составына Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары- Гүзәл Сагитова да керде.
Тыңлаучылар ФГИС "ЕГР ЗАГС" программасы мөмкинлекләре белән таныштылар, аның төзелешен һәм төп технологик процессларын, яңа мәгълүмати системасын гражданлык хәле актларын теркәү тәртибендә ничек кулланып булуын җентекләп өйрәнделәр.
Уку тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга исемле таныклыклар тапшырылды.