Бүген гаилә Үзәгендә Карманаевларның Алтын юбилей танатанасы булды.

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Дулкынландыргыч бәйрәм матур мәхәббәт тарихының 50 еллыгы уңаеннан уздырылды.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә Гасман Хәсән улы һәм Әлфия Фуат кызы Карманаевларның алтын туй тантанасы узды. Юбилярлар Мендельсон маршы астында тантана залына үттеләр һәм уртак тормышларының иң бәхетле мизгелләрен искә алдылар.

 

Яшь Госман белән Әлфия 1964 елда кичке уенда танышалар. 3 ел танышып йөргәннән соң, 1967 елның 15 июлендә гайлә коралар.

 

Гасман Хәсәнович һәм Әлфия Фуатовна ике кыз тәрбияләп үстерәләр, кызлары өч онык бүләк итеп куандыра. Хәзерге вакытта алар икесе дә лаеклы ялда. Барлык буш вакытларын яраткан балаларына һәм оныкларына ярдәм итеп үткәрәләр.

 

 

Карманаевлар гайләсен әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлыйбыз, яраткан һәм якын кешеләре янәшәсендә озын, бәхетле гомер итүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International