Сарман муниципаль районы Игәнә-Баш авылында “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән баш астында тылда һәм яу кырында һәлак булганнарны искә алу кичәсе үтте

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районы Игәнә-Баш авылында “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән баш астында тылда һәм яу кырында һәлак булганнарны искә алу кичәсе үтте. Шул чорда сөт заводында эшләп, Игәнә-Баш авылында вәкил булган Зарипова Әнисә апа исеменнән хәер таратылды һәм аңа башка авылдашлар да кушылып, алар рухына багышлап коръән укылды.

Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов тыл ветераннары Фатыйма апа Гайфетдинова белән Сирин абый Хөснетдиновка Татарстан Президентының котлау открыткаларын, җирле үзидарәнең истәлек бүләкләрен тапшырды. Илексаз мәктәбе укучылары үзләренең моңлы җырларын бүләк итте. Авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Рәмзия апа Харисова Муса Җәлил шигырьләрен укыды.Кичә чәй өстәле артында концерт номерлары белән аралаштырып, тыл ветераннарын сөйләтеп алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International