2 нче лицей укучылары гаилә дәресендә ЗАГС бүлегенең эше белән танышты

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

2024 елның 20 мартында Чистай шәһәренең «2 нче лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән никахлашу сарае базасында гаилә дәресе үткәрелде.

Дәрес ЗАГС бүлегенең эше, гаилә турында дискуссия форматында узды. Укучылар ачыклык, кызыксынучанлык белән үзләрен кызыксындырган сорауларны кыю рәвештә бирделәр.

Балалар ЗАГС бүлегенең архивын, тантаналар залын кызыксынып карадылар, никах, туучылар, үлүчеләр кебек гаилә категорияләре турында белделәр.

Очрашу күңелле булды. Соңыннан традицион фото һәм, әлбәттә, теләкләр - яңа очрашуларга насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International