Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында мәхәббәт, зирәклек һәм үзара аңлашуның якты үрнәге булган гаиләне котладылар. Смирновлар 50 ел бергә яшиләр! 8 мартта Юрий Александрович һәм Валентина Степановна туйларының алтын юбилеен билгеләп үттеләр.
Юбилярлар бәхетле гаиләнең сере - чын мәхәббәт, бер – береңне хөрмәт итү һәм сабырлык дип таныйлар.
Кадерле юбилярлар, сезгә ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!