Нурлат районың ГХАТ бүлегендә 26 декабрь көнне 300-нче бала тууны дәүләт теркәвенә алдылар.
22 декабрь Марсель һәм Антонина Курбановлар гаиләсендә шатлыклы һәм күптән көтелгән вакыйга. Озак көтелгән бала дөньяга килә, аны әти – әнисе матур исем белән Артем дип атый.
ГХАТ бүлеге башлыгы Лилия Сәлих кызы Гомәрованың котлауларын кабул иттеләр беренче документ туу турында таныклык һәм бүләк алдылар.
Лилия Сәлих кызы ата-аналарга нык сәламәтлек, иминлек һәм сабырлык, ә балага сәламәт, көчле һәм нык булып үсүен теләде.