2023 елның 10 аенда Түбән Кама районында 1937 бала тууы теркәлгән, шуларның 1022се малайлар, 915е кызлар. 13 гаилә игезәкләргә бай булды, ә менә өч игезәк бала туу белән бу ел әлегә сөендермәде.
Кызыклы факт: гыйнвар аеннан 30 яшьтән 34 яшькә кадәрге әниләр һәм әтиләр (538 һәм 535) арасында иң күп бала туган, икенче урында 25-29 яшьлек әниләр һәм әтиләр тора (525 һәм 440). Бу рейтингта хатын-кызлар арасында өченче урынны 18-24 яшьлек әниләр (404), ир-атлар арасында аны 35 яшьтән 39 яшькә кадәрге әтиләр (429) ала.
3 әни һәм 2 әти балигъ булмаган. 40 яшьтән соң 69 хатын-кыз бала табарга карар итә, аларның иң өлкәненә 47 яшь тулган. Иң өлкән әтиләр 63 яшьлек өч ир-ат була.
Күп балалылык тормыш нормасына әверелә. Узган 10 ай эчендә 397 хатын-кыз өченче бала тапкан. Гаиләдә дүртенче булып – 101 бала туа, бишенче булып – 27, алтынчы булып – 14, җиденче булып – 4 һәм бер бала сигезенче булып туа.