«Гаилә белеме» курсы кысаларында югары сыйныф укучылары белән очрашу

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

16.11.2023 Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы буенча бүлеге башлыгы Сальянова Илмира Нәкыйп кызы Казан шәһәре Идел буе районының 68 нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә белеме буенча дәрес үткәрде.

Гаилә традицион кыйммәтләренә таянып яшүсмерләр җәмгыятен формалаштыру, яшүсмерләрне киләчәк гаилә тормышына әзерләү – бу очрашуда күтәрелгән темалар.

Гаилә белеме дәресләре-яшьләрне киләчәк гаилә тормышына әзерләүче коралларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International