ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев Зәй районында Югары Шепкә авыдында  яшәүче сугыш ветераны Нуруллина Мафрузя Ислам кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.

20 октябрь көнне Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Миннеханова Рәшидә Миннехуҗа кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран-укытучыны район башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы тәбрикләде,  Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлек бүләген тапшырды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә рәхмәт хаты килде. Түбән Кама шәһәреннән булган ханым ЗАГС бүлеге коллективына чиксез рәхмәтләрен әйтә. Хезмәткә күрсәткән бәяләмә өчен үзебез дә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International