ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2017 ел
шимбә

Азнакай муниципаль районның оешма һәм учреждение коллективлары ел дәвамында шәһәрне һәм районны төзекләндерү буенча зур эш алып бардылар. Кышка күп калмады һәм кар төшкәнче якындагы территорияләрне чистартырга керештеләр. Менә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмадылар һәм бөтенесе дә өмәгә чыктылар. Ә шуны онытмаска кирәк-уртак эш хезмәт коллективларын нык берләштерә.

2017 елның 14 октябрь көнендә Алабуга районы һәм шәһәре хакимияте ГХАТ бүлегендә Мустафиннар гаиләсенең Алтын туйлары теркәлгән. Альберт Хасанович белән Флёра Васильевна үзләренең 18250 көн һәм төннәрен бергәләп татулыкта һәм тигезлектә үткәргәннәр. Ярты гасыр бер мизгел кебек үтеп киткән.

Яшел Үзән районы Ваильево поселогында яшәүче Устиновлар Виктор Дмитрий улы һәм Любовь Иван кызы гаилә пары өчен 2017 ел үзенчәлекле булды, чөнки аларның гаиләләре туганына  бу ел - юбилей елы. Ерак 1967 елда бөек мәхәббәт хисе бу ике яшь кешене ГХАТ бүлегенә китерде, монда алар актлар китабына имза куеп никахларын законлы рәвештә текәде.

2017 елның 14 октябрендә Серафима Петровна Уставщиковага 90 яшь тулды. Ире белән бергә ул тугыз бала тәрбияләп үстергән, егерме дүрт оныгы һәм унҗиде оныкчыклары бар. 

Республикада игълан ителгән " Стерля елгасы өчен миллион " акция кысаларында Азнакай муниципаль районында урман утырту Көне булып узды. Бу чарада район җитәкчеләре белән берлектә шәһәрнең барлык идарә һәм оешмалары катнашты, Әсәй авылы янында Стәрле елгасы буенда агач утыртылды. Бу акциянең максаты – ярларны җимерелүдән туктату, җирле флора һәм фаунаны саклап калу. ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән әлеге акциядә Шәймәрданова Ләйсән катнашты. Аның куллары белән бер нарат аллеясы утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International