ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә кунакта искиткеч пар - алтын юбилярлар Корольковлар булды. Менә 50 ел инде Борис Михайлович белән Мария Спиридоновна тормыш буйлап кулга-кул тотынышып бара. "Бер-берегезне 50 ел элек кебек үк яратасызмы?" - дигән сорауга алар, бер дә уйланмыйча: "Әйе!" - дип җавап бирделәр. Корольковлар ныклы һәм тату гаилә үрнәге булып торалар.

2017 ел - Россия ГХАТ булеге оешканга 100 ел тула, шул уңайдан Республикада “Гражданлык хәле актларын теркәү тантасын иң яхшы алып баручы” конкурсы үткәрелде.

2017 елның 19 июлендә Яңа Чишмә районында шушы конкурсның зональный этап узды. 10 район арасында Балык Бистәсе муниципаль районының ГХАТ булеге мөдире Миляуша Зарипова, татар телендә иң яхшы алып баручы булып билгеләнде.

  Татарстан Республикасында «Чиста елгалар» акциясе үткәрелү сәбәпле, 2017 нче елның 19 нчы июль көнендә Саба муниципаль районында «Чиста елгалар» акциясе үтте. Акциядә Саба муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Тирә-юнебез чүп-чардан чистартылды. Һава торышының яхшы булуы эшләргә тагын да көч бирде, кәефне күтәрде.

2017 елның җәй челләсендә Буа районы Кыят авылында,  яңа яшь  Чебатов Алексей һәм Крестина гаиләсе туды. Күптән килгән трацициясе буенча яшь гаилә шул авылның Яшьләр паркында үзләренең агачларын утыртып һәм бәхет йозагын элделәр.

Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүче Мәгъсүмә апа Фатхелзинанова юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветераны Мәгъсүмә Кашап кызы лаеклы ялга кадәр "Баулынефть” идарәсендә эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстергән,  бүген 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы уңышларына сөенеп яши.

18 июльдә Алабуга ЗАГС бүлеге 500 нче номер белән бала тууны теркәде. Бу матур сан белән Далия исемле кыз теркәлде. Ул - гаиләдә беренче бала. Нәни алабуга кызына саулык, шатлыклар телибез.


     Гаделия Вәлиевна тыл ветераны. Яшьлек елларында – гомеренең иң матур чорында Гаделиягә көне-төне җиңү өчен хезмәт куярга туры килә. 9 май – Бөек җиңү көне шатлыклы да һәм үзәк өзгеч әрнүле дә булып хәтерендә калган. Нәкъ шул көнне аның иң газиз кешесе – әнисе вафат була. Гаделия әтисе белән әнисенең өлкән баласы була. Ул 4 энесе һәм сеңелләре белән ятим кала. Ихтыяр көче нык була аның. Үзенең энеләренә һәм сеңелләренә җил-яңгыр тидерми, карап үстерә. Соңыннан үзе дә гаилә корып җибәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International