ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2017 ел
шимбә

Шәһәрнең иң яхшы парларына мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальләр тапшырылды.

8 июль көнне Сарман районы Әлмәт авыл җирлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне унаеннан күп еллар бергә гомер итүче парларны котладылар.

Рәис һәм Филия Хайбрахмановларның гаилә коруларына 55 ел. Алар гомер буе колхозда эшләгәннәр. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныклары, 3 оныкчыклары бар.

Турсунбай һәм Лена Джапасбатовларның гаиләсе быел алтын туйларын билгеләп үтәләр. Алар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыгалар. Өч бала тәрбияләп устерәләр, 6 оныклары, бер оныкчыклары бар. Гаиләләргә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм озын гомер телибез.

     2017 елның 8 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә халык бәйрәме-Сабантуй узды! Сабантуйның ачу тантанасында иң якты момент ул туй парады булды. Барлык майданда җыелган халыкны яшь парлар сәламләделәр. Алар ап-ак машиналарда майдан буйлап уздылар һәм өйләнмәгән кызларның кай-берәүләре кәләшнең чәчәк бәйләмен тота алды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 8 июль көнне үзара дустанә һәм җылы мөгамәләдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә елъязмасы” дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узды.

2017 елның 7 июлендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә 7 парның язылышу тантанасы булып узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.М. Шакирова яшь парларны икеләтә бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм кызыл туйлары белән котлады. Залда утыручы һәр гаиләгә дә иминлек, ныклы сәламәтлек теләде.

Бу бәйрәм алар очен бигрәк тә тантаналы узды, чөнки 8 июль бөтен Россия күләмендә зур бәйрәм - “День Петра и Феврония” үткәрелә. Бу көнне язылышкан парлар бигрәк тә бәхетле була, аларнын  гаиләләре нык һәм озын гомерле булырга тиеш, чөнки изге Петр һәм Феврония мәхәббәте аларга фәрештә канатларын җәя.

Түбән Кама муниципаль районында, традицион рәвештә, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне,  төрле концертлар, акцияләр, флешмоблар һәм гаилә стартлары белән узды.

8 июль «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык » көнендә Нурлат районы ГХАТ бүлегендә  күркәм пар Александр һәм Татьяна  үзләренең никахларын законлаштырды.  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә теркәлгән никах бәхетле һәм ныклы булсын. ГХАТ бүлеге хезмәткәре яшьләрне яңа гаиләләре туулары белән котлады һәм үз мәхәббәтләрен бөтен тормышлары аша алып барырга һәм аңа тугрылыклы  булып калырга теләде.

2017 елның 8 июлендә Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган, күңел ачу бәйрәмнәре узды.

2017 елның 8 июлендә нефть химиячеләре паркында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм Рәсәй ГХАТ бүлекләренең 100 еллык юбилее уңаеннан, "Мәхәббәтне йөрәктә кадерләп саклагыз!" исемендәге  тантаналы чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International